Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бима умартачылары мобилизацияләнүчеләргә күчтәнәчкә бал җибәргәннәр

Күңелендә изгелек йөрткән һәркем гомуми эштән читтә калмый

Бима мәктәбендә автобус шоферы булып эшләүче Леонид Юферов 100 кило әлеге файдалы, экологик яктан чиста ризыкны юллаган. Сүз уңаеннан, Леонид Александрович һәм аның җәмәгате Людмила Васильевна моннан берничә ел элек туган авылларына әйләнеп кайтканнар. Биредә хуҗалык торгызганнар, умартачылык белән шөгыльләнә башлаганнар.

Кортчы Валерий Шамеев та гуманитар ярдәм җыю пунктына волонтерлар аша 50 кило бал җибәргән. Валерий Леонидович үзе Әфганстандагы бәрелешләрдә катнашкан һәм сугыштагылар өчен тылдагыларның ярдәме ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын бик яхшы аңлый.

Әнә шулай, күңелендә изгелек йөрткән һәркем гомуми эштән читтә калмый. Үз яхшылыклары игелек булып әйләнеп кайтсын аларга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев