Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөтен дөньяда коронавирус белән авыручылар саны кискен арткан

Бөтен дөньяда соңгы 28 көндә (2023 елның 10 июленнән 6 августына кадәр) СОVID-19 инфекциясенең 1,5 миллионга якын яңа очрагы теркәлгән

Дөньяда СОVID-19 инфекциясе белән авыручылар бер айда 80 процентка арткан. Бу хакта РИА Новости Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән хәбәр итә.

Бөтен дөньяда соңгы 28 көндә (2023 елның 10 июленнән 6 августына кадәр) СОVID-19 инфекциясенең 1,5 миллионга якын яңа очрагы (бу, алдагы 28 көн белән чагыштырганда, 80 процентка күбрәк) теркәлгән, шулай ук 2500дән артык үлем очрагы (57 процентка кимрәк) билгеле», диелгән документта.

Оешма ачыклаганча, биш төбәк коронавирус белән авыручыларның һәм үлем очракларының кимүе турында хәбәр иткән. Көнбатыш-Тын океан төбәгендә чир йоктыручыларның саны артуы күзәтелә.

Ил һәм территорияләрнең 44 проценты (234нең 103е) бу чорда чир йоктыру очраклары турында хәбәр иткән. 6 августка булган мәгълүматлар буенча, бөтен дөньяда 769 миллионнан артык кешедә ковид булуы расланган һәм бу чирдән 6,9 миллионнан артык үлем очрагы теркәлгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев