Бүген Әгерҗедә гражданнар җыены башланды
Тавыш бирү 10 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр узачак
Быел Әгерҗе шәһәрендә үзара салым буенча җыелган һәр бер сумга республика Хөкүмәте тагын өч сум өстәячәк. Узган елда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә үткәрелмәгән иде, шуңа күрә 2022 елда үзара салым акчалары җыелмады.
Быел җыенны үткәрү турында карар кабул ителде.
Без бит барыбыз да шәһәребезне чиста, төзек итеп күрергә телибез. Сер түгел, район казнасында төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен акча җитми. Күпләр, әгәр урамнарда төнлә фонарьлар янмаса, юллар кардан чистартылмаса, чүп контейнерлары бушатылмаса, түрәләрне сүгәргә ярата... Ә бит көн саен килеп чыга торган проблемаларны бер селтәнүдә хәл итеп булмый. Әгәр без туган шәһәребезне яки авылыбызны төзекләндерергә теләсәк, үзебез дә актив булырга тиеш. Шуны истә тотып, без үзебез дә күп кенә проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертә алабыз.
Искәртеп узабыз, Әгерҗедә үзара салым программасы 2015 елдан бирле гамәлдә. Аны гражданнар җыеннарында яисә референдумда чагыла торган халык ризалыгы белән генә кертергә мөмкин. Быел җыен 10 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр узачак. Бу чорда гражданнар үзара салым кертү буенча үз фикерләрен белдерергә тиеш. Тавыш бирү хезмәт коллективларында, күпфатирлы йортларның ишегалларында үткәреләчәк. Шулай ук, 10 октябрьдән башлап, шәһәр администрациясе бинасында тавыш бирергә мөмкин булачак. Җыенда шәһәр территориясендә даими яшәүче һәм 18 яшькә җиткән барлык шәһәр халкы катнаша ала.
Бу хакта тулырак итеп биредә укыгыз http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/segodnia-v-agryze-startoval-sxod-grazdan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев