Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм чараларына чакырабыз (ТУЛЫ ПРОГРАММА)

Күп кенә чаралар уздыру планлаштырыла

Бөек Җиңү бәйрәменең 76 еллыгы уңаеннан Әгерҗедә күп кенә чаралар уздыру планлаштырыла. 

7 майда 13-16 сәгатьләрдә – Тынычлык эстафетасы (старт урыны – “Олимп” спорт комплексы).
8 майда 8-14.30 сәгатьләрдә – Тынычлык велойөреше (Яңа Акхуҗа–Сарсак-Омга– Тирсә–Мордывый–Иж-Бәйки–Иж-Бубый–Әгерҗе–район Мәдәният сарае янындагы Җиңү мәйданы).  
9 майда:
10.50 сәгатьтә – ретро һәм хәрби техника парады (старт урыны – район Мәдәният сарае янындагы Җиңү мәйданы).
11-12 сәгатьләрдә – Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы митинг (район хакимияте бинасы каршындагы Җиңү мәйданы).
12-13 сәгатьләрдә – бәйрәм концерты (район хакимияте бинасы каршындагы Җиңү мәйданы).
13 сәгатьтә – Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары концерты (район Мәдәният сарае каршындагы мәйдан).
13-18 сәгатьләрдә – футбол турниры (“Локомотив” стадионы).
19-21 сәгатьләрдә – район үзешчәннәре концерты (район хакимияте бинасы каршындагы Җиңү мәйданы).
21 сәгатьтә – бәйрәм салюты (“Яшьлек” паркы). 
21-22 сәгатьтләрдә – сугыш чоры җырлары (район хакимияте бинасы каршындагы Җиңү мәйданы). 
10 сәгатьтән район Мәдәният сарае территориясе мәйданнарында үзәк китапханә һәм туган якны өйрәнү музее күргәзмәләре эшли.    

Райондашларны, кунакларны чараларга көтеп калалар. 
0+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев