Cайлау участоклары әзер
25 июньнән 1 июльгә кадәр районда 49 сайлау участогы эшли
25 июньнән Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирү башланды.
Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә участокларда эш ничек оештырыла, аларда нинди иминлек чаралары күрелә? Бу хакта территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Лилия ШӘРИПОВА белән әңгәмә кордык.
– Лилия Ринатовна, районда ничә тавыш бирү участогы бар, алар үз эшен башлап җибәрдеме инде?
– Әгерҗедә – 16, авылларда 33 сайлау участогы эшли. Төп тавыш бирү көне 1 июльдә булуга карамастан, иминлекне тәэмин итү максатыннан халыкны кабул итү 25 июньнән башланды. Сайлау участоклары эш һәм ял көннәрендә 8-20 сәгатьләрдә эшли.
Башка сайлаулардагы кебек үк бу юлы да 18 яшен тутырган, Россия гражданины булган һәркем үз фикерен белдерә ала. Районда әнә шундый 24800дән артык тавыш бирүче исәпләнә.
– Тавыш бирүдәге яңалыкларның берсе – бинадан тыш тавыш бирү турында да аңлатып үтегез әле.
– Халыкның иминлеген кайгырту һәм аларга тагын да уңайлырак шартлар булдыру максатыннан 25 июньнән алып 30 июньгә кадәр 9-14 сәгатьләрдә бинадан тыш тавыш бирү дә оештырыла. Аларның графигы анда тавыш бирергә теләк белдерүчеләр санына карап көйләнеп торыла. Бинадан тыш тавыш бирү урыны һәм вакыты турындагы тулы мәгълүматны участок сайлау комиссияләреннән белергә мөмкин.
– Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән һәм булу урыны буенча тавыш бирүгә кагылышлы гариза бирергә өлгермәгән сайлаучыларга нишләргә?
– Алар Әгерҗенең “Юность” тулай торагында эшләүче участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алалар. Адрес: Вокзальная урамы, 1нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 23529.
– Өйдә тавыш бирү тәртибе турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Башка сайлаулар вакытында сайлау комиссиясе әгъзалары өйгә килсеннәр өчен бик җитди сәбәпләр кирәк иде. Бу юлы исә андый чикләүләр юк. Әгәр кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдереп участок сайлау комиссиясенә телдән яки язмача хәбәр итә икән, аның яшенә, сәламәтлегенә, тормыш хәленә бәйле булмаган рәвештә әлеге мөрәҗәгать гражданнарның бердәм реестрына кертелә. Өйдә тавыш бирүгә кагылышлы гаризалар 16 июньнән алып 1 июль көнне 17 сәгатькә кадәр кабул ителә. Өйдә тавыш биргәндә барлык иминлек чаралары да күрелә.
– Иминлек чаралары дигәннән, йорт яны территориясендә һәм төп тавыш бирү участокларында нинди чаралар күреләчәк?
– Беренчедән, барлык участок комссияләре дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Комиссия әгъзалары маска һәм перчаткалардан эшли. Тавыш бирә торган биналар ике сәгать саен җыештырыла, барлык өслекләр дезинфекцияләнә.
Тавыш бирергә килүчеләрнең барысының да тән температурасы үлчәнә. Моның өчен сайлау участокларына контактсыз үлчәү приборлары таратылды. Сайлаучыларга шулай ук бер тапкыр кулланыла торган маска, перчатка, ручка бирелә. Участокларга аяк киемнәрен дезинфекцияли торган келәмнәр куела, алар һәрдаим алыштырып торыла. Кулларны дезинфекцияләү өчен антисептикалр да бар. Сайлау барышында дистанция саклау таләп ителә. Гомумән алганда, халыкның иминлеген кайгыруга тәгаенләнгән барлык чаралар да күрелә.
– Бюллетеньнәр турында да берничә сүз...
– Тавыш бирү бюллетеньнәрендә текстлар рус һәм татар телләрендә урын алган. Анда “Сез Россия Федерациясе Конституциясендәге төзәтмәләрне хуплыйсызмы?” дигән сорау бар. Сайлаучы “әйе” яисә “юк” дигән җавапны сайлый һәм тамгасын куя. Тамганы икесенә дә куйган яки бөтенләй куймаган очракта бюллетень бозылган булып исәпләнә. Илнең төп документындагы төзәтмәләр белән вакытлы матбугат, муниципаль һәм башка сайтларда танышырга мөмкин.
Ххх
Үз сайлау участогыңны Россия Федерациясе сайлау участогы сайтындагы “Үз сайлау участогыңны тап” ресурсы аша белергә була. Тавыш бирү көне һәм вакыты, аңа кагылышлы тулы мәгълүмат – 22955, 21561, 22705 телефоннары буенча.
1 июльдә тавыш бирү участоклары иртәнге сәгать 8дә ачыла, кичке сәгать 8дә ябыла
Уяулык сорала
Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында Бөтенроссия тавыш бирү көнендә җәмәгатьчлелек иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар каралды.
Бу уңайдан РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев чыгышы тыңланды. Ул халыкны уяу булырга чакырды. Террорчылык белән янау куркынычы булган очракта кичекмәстән түбәндәге телефоннар буенча дежур хезмәтләргә хәбәр итүегез сорала:
101 (01) – янгын сүндерү бүлеге,
102 (02) – полиция бүлеге, 22541 – дежур бүлек,
103 (03) – ашыгыч ярдәм,
104 (04) – газ челтәре авария хезмәте,
24141– бердәм диспетчерлык хезмәте.
Әлеге телефоннарны хулиганлык максатларында файдаланган очракта җәзага тарту каралган.
Любовь ИМАНОВА,
районның террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев