Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чит ил паспортын бирү тәртибе үзгәрәчәк

Документ нигезендә үзгәрешләр читтә яшәүче гражданнарга кагылачак

30 майдан Россиядә Эчке эшләр министрлыгының чит ил паспортларын рәсмиләштерүнең яңартылган регламенты турындагы боерыгы үз көченә керде. Бу турыда «Парламентская газета» хәбәр итә.

Документ нигезендә үзгәрешләр читтә яшәүче гражданнарга кагылачак. Алар чит ил паспорты ала алачак, әмма моның өчен аларга Россиягә кайтырга туры киләчәк. Паспортны әзерләү вакыты элеккечә яшәү урыны буенча гариза бирүчеләр өчен бер ай һәм аны тору урыны буенча рәсмиләштерергә теләүчеләр өчен өч ай тәшкил итә.

Иске үрнәктәге шәхес таныклыгын рәсмиләштергәндә ике мең сумлык дәүләт пошлинасы, ә яңа үрнәктәге документ өчен биш мең сум түләргә кирәк. Шул ук вакытта гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән һәм югалган яки бозылган документны алыштырырга теләүче россиялеләрне пошлина түләүдән азат итәчәкләр. 

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев