Дәүләт Думасына стипендияләрне арттыру турында закон проекты кертелде
Хәзерге вакытта түләнелә торган кечкенә суммалар стипендияләр билгеләнә торган максатларга җавап бирми
Дәүләт Думасының депутатлар төркеме һәм сенатор Елена Афанасьева көндезге бүлектә белем алучы студентларның стипендиясен Россия буенча яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.
“Парламентская газета” биргән мәгълүматларга караганда, закон проекты Федераль Җыенның түбән палатасына кертелде.
Документтан күренгәнчә, әлеге кагыйдә шулай ук стипендия алучы һәм бюджет хисабына көндезге бүлектә укучы аспирантлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерларга да кагылырга тиеш.
Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, 2024 елның 1 сентябреннән югары уку йортларында белем алучы студентларга түләнә торган стипендиянең минималь күләме аена – 2067 сум, һөнәри училище студентларына – 539 сум, югары уку йортларында белем алучы социаль якланмаган студентларга – 3104 сум, махсус уку йортлары студентларына 809 сум тәшкил итә.
«Мондый кечкенә суммалар стипендияләр билгеләнә торган максатларга җавап бирми», – ди инициатива авторлары.
Закон проекты кабул ителгән очракта, новелланың гамәлдә булуы 2025 елның 1 гыйнварыннан башлана торган чорга кагылачак.
Стипендия фондын формалаштыру өчен өстәмә акча федераль бюджетка төгәллек керткән вакытта каралырга тиеш.
Элегрәк Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та шундый инициатива белән чыккан иде.
Ул парламентарийлар тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән закон проектын хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев