Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Девятернялылар рубин туй көнендә сайлау участогына килделәр

Бергә яшәүләренә 40 ел

Девятернядан Муллаян-Әнсәрия Бакировлар өчен быелгы 17 март аеруча истәлекле. 

–    40 ел элек туган авылыбыз авыл Советында язылышкан идек. Әле кичә генә кебек, – диләр алар.
Хөрмәтле гаиләнең тормыш юлы тырыш хезмәттә узган. Муллаян ага гомер буе К.Маркс, аннан “Игенче” колхозларының алдынгы шоферы булган. Әнсәрия апа заправкада, складта, бухгалтериядә хезмәт куйган. Хуҗалыкларында мал-туар асрап, тырышлык белән көн күргәннәр. Әле бүген дә бу шөгыльләренә тугры калалар. Тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр: ике кыз, бер малай. Аларның барысы да гаиләле булып, 6 оныкның яраткан әби-бабасы алар бүген. 

–    Менә шушы балаларның якты киләчәге өчен тавыш бирергә килдек. Илебезгә тотрыклылык, иминлек телибез, – диделәр Бакировлар. – Гаиләгә нигез салынганнан бирле бер генә сайлаудан да калмыйбыз. Без шулай күнеккән инде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев