Ерак бабама һәйкәл куярлык
Илебез Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән бу көннәрдә ерак бабам Гайнулла МӘННАПОВны бик еш искә алам
Биш улын, бер оныгын, киявен илне сакларга озаткан бабамның аларны уйлап, күзләре сукырайган…
Гайнулла – минем әтием Зөфәрнең бабасы. 1871 елда Балтач авылында туган. Мәннаповлар фамилиясе нәкъ менә шушы бабабыздан башлана. Аның гаиләсендә биш ул һәм бер кыз үсә.
Олы уллары Мирсәет 18 яшендә Гражданнар сугышында катнаша. Ул чакта Татарстанның барлык территориясе диярлек акгвардиячеләр кулында була. Ак чехлар аны тотып алып Барҗы-Ятчәгә алып китәләр һәм атып үтерәләр. Икенче уллары Хикмәтулла (минем бабам), броне булса да, ирекле рәвешә сугышка китә. Аннан соңгы хатны гаиләсе 1942 елда ала. Соңрак аның батырларча үлүе хакында хәбәр килә.
Өченче уллары Нәбиулла фронтка хәрби училищены тәмамлагач алына. Дошманны җиңеп, туган якларга майор званиесендә әйләнеп кайта. Хәрби хезмәтен дәвам итеп, полковникка кадәр күтәрелә. Казанның Бауман районы хәрби комиссариатын да җитәкли.
1911 елгы улы Хәтмулла да беренче көннәрдән үк сугышка китә. Бронетанк гаскәрләрендә, соңыннан реактив катюшалар дивизионында көрәшә. Сугыштан кайткач берара колхоз рәисе вазифасын башкара.
Бишенче улы Рифкать, 1941 елда фронтка алынып,хәрби самолетларда укчы булып хезмәт итә. Сугышны 1945 елда Маньчжуриядә тәмамлый. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз”, “Ватан сугышы” орденнары, дистәләгән медальләргә лаек була. Сугыштан соң укый һәм мөгаллим булып эшли.Биектау районының бер мәктәбендә директор вазифасын да башкара.

Ике орден, дистәләгән медальләргә лаек Рифкать Мәннапов./ФОТОНЫ Р. МӘННАПОВ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
1927 елда туган әтием Зөфәр 1943 елда 17 яшендә үз теләге белән фронтка китә. 1950 елга кадәр Украинада бандеровчыларга каршы көрәштә катнаша. Сугыштан кайткач колхоз бригадиры, агроном булып эшли. Аннан Казанга колхоз рәисләре әзерли торган курсларга җибәрләр. Гомер буе колхоз җитәкләде ул. Сүз уңаеннан, җитәкчелек дилбегәсен икетуган абыйсы Хәтмулладан кабул итеп алган әти. Бабамның бердәнбер кызы Шәфиканың да ирен сугышка алалар. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән кала ул. Әле ярый, ире Мөхтәр абзый сугыштан исән-имин әйләнеп кайта.
Менә шулай, һәрберсе турында китап язарлык аларның. Китап дигәннән, бу хакта күренекле якташыбыз, мәгариф ветераны Шәфкать ага Халиковның “Без – Балтач Мәмәт нәселеннән” дип исемләнгән китабында да Мәннаповлар династиясенә тулы бер бүлек багышланган. Үз тырышлыгым белән дөнья күргән “Алар Ватан өчен көрәштеләр” дип аталган җыентыкта да һәркайсының лаеклы урыны бар.
...Сугыш кырында сигез баһадир улын югалткан ана хөрмәтенә һәйкәл торгызылганлыгын беләбез. Биш улын, бер оныгын, киявен илне сакларга озаткан бабам да мондый хөрмәтләүгә лаек. Һәр баласы өчен бөтен күңеле белән борчылган бабамның соңыннан күзләре сукырая. 1950 елда 80нче яшендә вафат була ул.
Ромель МӘННАПОВ.
Кичкетаң авыл
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев