Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фәннүр Шакиров: Кар яуган барлык көннәрдә без дә көчәйтелгән режимда эшләдек

Әгерҗелеләр өч көн яуган кар-буранны ничек җиңгәннәр?

Узган яллар коммуналь хезмәтләр һәм шәхси йортларда яшәүчеләр өчен, чын мәгънәсендә, кар белән көрәшеп үтте. Әби-бабайлар сүзләренә караганда, мондый карлы кыш илле еллап күзәтелмәгән булган. Әгерҗелеләр өч көн яуган кар-буранны ничек җиңгәннәр? 

Фәннүр ШАКИРОВ, “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе җитәкчесе:

–    Кар яуган барлык көннәрдә без дә көчәйтелгән режимда эшләдек. Иртәнге сәгать дүрттә инде урамнарда безнең техника тавышлары ишетелә иде. Башта төп юлларда, аннан шәхси секторда кар чистарттык. 15 эшчебез бертуктамый тротуарларны кардан арындырды. 

Үзебезнең көч белән генә көн-төн яуган карны чистартып бетерү мөмкин булмады. “Төзелеш идарәсе“нең сигез берәмлек техникасы белән бергә “Нәүрүз“ ширкәте тракторы да эшләде. Шәхси хуҗалыклардан тагын өч трактор ялладык. 

Кар яву – бер хәл, көчле җил тагын да күбрәк каршылыклар тудырды. Әмма Әгерҗе эчендә һәркайда юлларны чистартырга тырыштык. Дөрес, проблемалы участоклар да булды. Кар яуган көннәрдә өч борчулы шалтырату кабул иттек. Аларның икесенең йорты тимер юл линиясе янында урнашкан, бер шалтырату күпбалалы гаиләләр өчен бирелгән яңа микрорайоннан иде. 

Бу көннәрдә урамнарны, тротуарларны чистартуны дәвам итәбез. Шәһәрдән кар чыгару эше дә оешкан төстә алып барыла.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев