Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фәнилә Ваһапова: барысы да мизгел эчендә булды

Сынауның тагын да ачысы алда була әле

Моннан утыз алты ел элек юл-транспорт фаҗигасендә Фәнилә ВАҺАПОВАның кулы өзелә һәм ул гомерлеккә гарип кала.

“Яшь вакытта бик үткен идем, чисталык-пөхтәлек яраттым, аш-суга осталыгым белән дә мактанырлыгым бар иде. Күз тигәндер дип уйлыйм. Барысы да мизгел эчендә булды. Нәтиҗәсе: мин гомерлеккә инвалид калдым“, – ди Әгерҗедә яшәүче Фәнилә апа. 

Яшьләр гаилә корганда Азатка – 21, Фәниләгә 20 яшь була. “Чаялыгым белән каратканмындыр Азатны үземә“, ди Фәнилә апа. Матур, бәхетле пар булып яшиләр алар. 1977 елда олы уллары Рафаэль туа, аннан соң Рафис дөньяга аваз сала. Ул вакытта Азат үскән төп йортта әниләре белән бергә яшиләр алар. 

–    Җилдән җитез, бик өлгер идем. Өйдәге эшләргә дә җитештем, санэпидемстанциядә дезинфектор вазифасын да бик төгәл башкардым, – дип искә ала яшь чакларын Фәнилә апа. 

...Төпчекләре Рафиска 13 августта бер яшь тула. Икенче көнне алар, әниләре Минҗанны да алып, мотоциклда Кыяс районында яшәүче туганнарына юл тоталар. Әмма барып җитә алмыйлар... Берничә чакрым кала коточкыч юл фаҗигасенә очрыйлар. 

–    Урып-җыю вакыты иде. Олы юлдан ашлык ташучы КамАЗлар тыз-быз үтеп кенә торалар. Уза торалар, болыт кебек тузан күтәрелә. Бер КамАЗның каршы якка чыкканын, өстебезгә килә дип куркуымнан кулымны сузганны гына хәтерлим... – дип сөйли Фәнилә апа. 
КамАЗга эләгеп кулсыз калуын, мотоциклдан очып төшеп, бик нык имгәнүен, Кыяс районының үзәк хастаханәсенә алып китеп, табибларның төне буе операция ясауларын – берсен дә хәтерләми ул. 

–    Күзне ачканда кулларым бинтка уралган, кан саркып чыккан иде. Төбеннән үк сул кулым юклыкны күргәч, “хәзер ничек яшәргә“ дип елап җибәргәнем – истә, – ди Фәнилә апа. 

Айлар буе хастаханәдә дәваланып якыннары янына әйләнеп кайта ул. Бу вакытта олы уллары Рафаэль мәктәптә укый. Бер яшьлек Рафис вакытлыча иренең апаларында тәрбияләнә.   

–    Ярый, ул вакытта каенанам Зифа да, үз әнием Минҗан да исән иде. Алар ярдәме, туганнар булышлыгы белән мин яңадан яшәргә, тормыш көтәргә өйрәндем, – ди ул. 


Әлеге фаҗигадән соң ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да ныгый. Азат абый һәр эштә Фәнилә апаның төп ярдәмчесенә әйләнә. 

–    Мин боерык кына бирдем, – дип елмая Фәнилә апа, – Азат “бу – хатын-кыз эше“ дип тормады, камыр куярга да өйрәнде. Ул пешергән мич ашлары бигрәк тә тәмле була иде. Хәтта токмачка кадәр кисте.
Фәнилә апа үзе дә сынатмый. Башта бәрәңге, суганны ничек әрчергә дип аптырап торса да, соңыннан кухняда бар эшне дә үзе башкара. Фаҗигадән соң фатир алып яши башлагач, аны да гөл кебек тота. 

–    Язмыш шундый катлаулы сынау биргән икән, башны ташка орсаң да берни эшләп булмый. Бары сабыр итәргә генә кирәк. Тора-бара барысына да күнегелә, – ди ул. 

Сынауның тагын да ачысы алда була әле. Ике ел элек 36 яшьлек уллары Рафисны мәңгелеккә югалталар Ваһаповлар. Хатынын – тол, ике баласын ятим итеп, әти-әнисен ачы хәсрәт утына салып авырып вафат була ул. 

–    Үземнең дә ул вакытта операция ясаткан көннәрем иде. Балам да авырып ятты. Аның вафатыннан соң сәламәтлегем бөтенләй какшады, – ди Фәнилә апа. 

Бу көннәрдә Рафиска багышлап Коръән ашы уздырганнар. “Ике ел узса да, күздән яшь кипми. Балабызны уйламаган бер генә көн дә юк“, ди әти-әни. 

...Фәнилә апа һәр көнне иртән йокыдан торгач, балкон тәрәзәсеннән тирә-якны күзәтә. Ә анда тормыш кайный. Кемнәрдер эшкә ашыга, балалар мәктәпкә баралар. Аннан Азат абый белән тәмләп чәй эчәләр. Радионы кабызып җибәрәләр. Аннан җыр агыла:
Кыен да, рәхәт тә тормышны
Ничек бар, мин шулай үтәрмен.
Уйларым изге дә, йөрәгем, түз генә,
Язмыштан бәхетләр көтәрмен...

–    Олыгаеп барган көннәребездә Ходайдан тигезлек һәм башка сынаулар бирмә дип сорыйбыз, – ди Фәнилә апа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев