Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гадел ЯГЪФӘРОВ: «Гомумән алганда, мин язгы чакырылышта армия сафларына алындым..»

Сораштыру: Ни хәлең бар, солдат?

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәзерге вакытта ил алдындагы  бурычларын үтәүче якташ егетләр белән элемтәгә кереп, солдат тормышы белән кызыксындык.

Гадел ЯГЪФӘРОВ, Исәнбай авылы:

– Иптәш ефрейтор Ягъфәров тыңлый! Армиядә әлеге званиегә лаек булу – дәрәҗә ул!..

Гомумән алганда, мин язгы чакырылышта армия сафларына алындым. Дөресен әйтим, армиягә баруны бераз сузыбрак йөрдем. Башта көллияттә укыдым, аннан “С”, “В”, “Е” категорияләренә “права” алдым, эшкә урнаштым. Әмма хезмәт итәргә кирәк дигән уй һич кенә дә тынгылык бирмәде.

Июнь аенда район хәрби комиссариаты аша армиягә киттем. Мәскәү янындагы һава-космик көчләре гаскәрләренә эләктем. Бер ай яшь солдат курсын узганнан соң техник ротаның автомобиль взводына билгеләделәр. Армиягә кадәр “права”га укуым бик ярдәм итте, өстәмә әзерлек узу белән миңа Урал машинасы бирделәр. Ул тулысы белән минем карамакта. Көндәлек йөкләмәләрне үтәгәннән соң, аны юып, төзекләндереп алдагы көнгә әзерләп куям. Чөнки мин һәр иртәне сәгать 7дә юлга кузгалам. Көнозын руль артында йөрим. Кечкенәдән техника арасында кайнашып үскәнгәдер, бу эшнең бер авырлыгын да тоймыйм.

Армия тормышына килгәндә, авыр да, җиңел дә дип әйтә алмыйм. Элек-электән армияне  тормыш мәктәбе, дигәннәр. Аның үз таләпләре, үз законнары бар. Бертөсле узган көннәрне кайчакта үзгәртәсе килгән вакытлар да була, әлбәттә. 

Безнең взводта татар егетләре дә күп. Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарыннан солдатлар бар. Ә безнең районнан мин – берүзем. Ашау яхшы. Ризыкны төрләндереп пешерәләр. 

Ял көннәрендә кинога барырга була, спорт белән шөгыльләнәбез. Телефонны якшәмбе көн генә бирәләр. Анысына да ияләштек инде.
Кайтырга да йөз көн вакыт кына калып бара. Туган якларга Сабантуйга кайтып җитәрмен дип уйлыйм. Әлбәттә, якыннар, туганнар, дуслар, авыл сагындырды.

Әткәйне, абыем белән энемне бәйрәм белән котлыйм! Туган якларга лаеклы хезмәт итеп кайтырмын дип ышандырам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев