Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе кулланучылар җәмгыятендә автокибет машиналары тагын икегә арткан

Һөнәри бәйрәм уңаеннан

Район кулланучылар җәмгыяте алтынчы ел инде кибете булмаган кечкенә авылларга автолавкалар йөртә. Бүген алар әнә шундый 27 торак пунктка хезмәт күрсәтәләр. 

ӨЧ ЮНӘЛЕШТӘ ЭШЛИЛӘР
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2015 елда районга өч автокибет кайткач, беренче эш көнендә без – редакция хезмәткәрләре дә сатучылар белән бергә кече авылларга сәяхәт итеп кайткан идек. Ул вакытта сала халкының, бигрәк тә өлкәннәрнең ризык төялгән машинаны күреп сөенгәннәре истә калган. Аннан соң әлеге юнәлештә шактый гына үзгәрешләр дә булган. Кулланучылар җәмгыятендә автокибет машиналары тагын икегә арткан. Алар хәзер өч юнәлештә эшлиләр. Атнага ике тапкыр Әгерҗедән, Тирсәдән һәм Исәнбайдан машиналар тирә-яктагы авылларга чыгалар. 

–    Шоферларыбыз Раиф Садыйков, Раил Гайнуллин, Рәфис Шәрипов – барысы да тәҗрибәле. Авылларда яшәүчеләр, чын мәгънәсендә, үз эшләренең осталары булган автокибет сатучылары Елена Абрамова, Гөлнара Садыйкова, Лилия Зәйнуллина, Зөлфия Шәрипованы да мактап туялмыйлар, – ди район кулланучылар җәмгыяте рәисе Ирек Заһретдинов. 

ТЕЛЕФОННАН ГЫНА ШАЛТЫРАТАЛАР
Раиф Садыйков һәм Елена Абрамова белән без – янә юлда. Алар Әгерҗедә көндәлек кирәк-ярак әйберләрне төягәннән соң юлга кузгалдылар. Еленовск, Тукай, Хор.Ключ, Сәхрә, Барҗы-Пельга авылларына – атнага ике, Барҗы-Умга һәм Тат.Чилчәгә атнага бер тапкыр баралар. 

–    Товарны төягәч тә, юлга кузгалганчы тагын бер кат тикшереп чыгабыз. Иң мөһиме, авыл халкы биргән заявкалар буенча әйберләр онытылып калмасын дибез, – ди Елена Абрамова. 

Заявкалар дигәннән, аларны еш бирәләр авыл кешеләре. Зур авылларга, шәһәргә барырга мөмкинлеге булмаган ялгыз өлкәннәрнең бердәнбер өмете бит ул автокибет. 

–    Телефон номерымны һәрберсе белә. Эш көннәрендә генә түгел, ялларда шалтыратсалар да үтенечләрен кире какмыйм. Хәтта аптекалардан дару алып килергә кушучылар да була. Аларның да мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндерәбез, – ди Елена Евгеньевна. 
Район кулланучылар җәмгыятендә егерме елга якын эшли икән инде Елена. Әгерҗедәге 18нче кибет сатучысы ул. Икенче ел автокибеттә дә сату итә. 

–    Миңа бик ошый. Район юллары яхшы, табигате матур. Соклана-соклана барабыз. Ә авылларга кергәч, халыкның сөенә-сөенә товар алырга чыгуы – үзе бер рәхәт, – ди ул. 

Раиф абый – беренче автокибет кайткан 2015 елдан бирле әлеге йөк машинасын иярли. Монысы икенче машина инде, ди. 

–    Иң ерак авылга 112 чакрым барабыз. Бер чыкканда 200 чакрымнан артык юл үтәбез, – ди Раиф абый. 

БЕЗНЕ ОЧРАШТЫРА ТОРГАН УРЫН
Беренче тукталыш – Еленовск. Авылга кереп сигнал бирүгә халык, күз ачып йомганчы, машина янына җыелды. 

–    Автокибетне көтеп алабыз. Аны күрүгә без генә түгел, оныклар да йөгереп чыгалар, – ди Наталья Новгородцева. 

–    Җәй көне йорт, бакча мәшәкатьләренә күмелеп яшәгәнлектән, авылдашлар белән күрешүләр дә сирәк була. Ә автокибет килгән көнне без барыбыз бергә җыелабыз, яңалыклар белән уртаклашабыз, – ди Валентина Шамшурина. 

Әлеге авылда кибет ябылганга алтынчы ел киткән. Автолавка – аларны көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итүче бердәнбер кибет. 

–    Барысы да ошый. Ипи-батоннары, камыр ризыклары һәрчак свежий һәм тәмле була. Сөт һәм сөт ризыкларын да яратып алабыз. Икмәк-азык комбинатының лимонад, балык, кесәлен дә бик яратабыз, – ди авыл халкы. 

–    Мине шунысы да сөендерә, җәйге каникулга оныклар, балалар еш кайткач шикәр комын, онны капчыклап алырга туры килә. Заявка бирүгә, аларын да алып киләләр, – ди Наталья ханым. 

Әлеге авылда егермегә якын йортта кеше яши. Күбесе – лаеклы ялга чыккач бирегә кайтып төпләнүчеләр икән. 

ӨЧ УРЫНДА ТУКТЫЙ
Автокибет Тукай авылында өч урында туктый. Бер генә урамлы булса да, ул шактый озын. Шуңа халыкка уңайлы һәм якын булсын өчен тукталышларны ешрак ясыйлар икән. Автокибет килеп туктауга, иң беренче авылның өлкән кешесе – 86 яшьлек Зәйтүнә апа Закирова чыкты. 

–    Күчмә кибет киләсе сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне көтеп алам. Иң башта сөт һәм ипи алам. Аннан башка кирәк-яракларны карыйм, – диде ул. 

Гомер буе район кулланучылар җәмгыятенең Тукай кибетендә сатучы булып эшләгән Миңнехәлимә Гыйльметдинова “ярый әле, безнеке кебек кечкенә авылларга автокибетләр йөри. Ул булмаса, нишләр идек?“ дип куйды. 

Әнә шулай, һәр авылда көтеп алалар күчмә кибетне. 

–    Халык безгә карата яхшы мөнәсәбәттә булганга, без дә аларга зур теләк белән барабыз, – диде Елена да шул көнгә билгеләнгән барлык авылларда сәүдә итеп кайтыр юлга чыккач. 

М.Ягъфәрова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев