Әгерҗе районында югалту
Тыл ветераны Рәсимә Галләмова вафат
Әгерҗедә югалту. Тыл ветераны Рәсимә Галләмова вафат. Аңа 95 яшьтулган булыр иде.
Рәсимә апа Тоба авылында туган. Азык-төлек комбинатында, район хастаханәсендә санитарка булып эшләгән, һәркайда ихтирам казанган.
Ире Мөхәммәтдин белән 6 бала, 12 онык һәм 19 оныкчык үстергәннәр. Ахыргы көненә кадәр якташыбыз оптимизм һәм тормыш сөючәнлекне саклап кала алган.
Рәсимә апа гомер буе актив тормыш рәвеше алып барды, "Олимп"ка бассейнга барырга хыялланды, ягымлы һәм шат күңелле кеше иде.
Үзенең 94 яшендә ул әле һаман күзлексез укый иде, дип искә ала якыннары. Күршеләре һәм танышлары аны бик яратты, барысы да Рәсимә апаның балалары һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев