Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗедә коронавирус көн тәртибендә кала

Яңа авыручылар ачыкланды

17 августтан Татарстан пандемия аркасында кертелгән чикләүләрне алуның өченче этабына чыкты.  Әлеге көннән башлап перчатка кию мәҗбүри түгел.
Тагын нинди чикләүләр алынды? Әлеге темага кагылышлы шушы һәм башка яңалыклар хакында коронавируска каршы район штабы җитәкчесе Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА сөйли:

–    Әйе, бу дүшәмбедән кибетләрдә, җәмәгать транспортында, кеше күп җыела торган урыннарда мәҗбүри рәвештә перчатка кию таләп ителми. Әмма сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен маска һәм перчатка режимы һаман да мәҗбүри булып кала. Кибеткә, башка җәмәгать урынына кергән чакта кулларны антисептиклар белән эшкәртергә кирәк. Һәр урында антисептикларның булуы мәҗбүри. 1,5-2 метр ара сакланырга тиеш. Җәмәгать урыннарында, транспортта элеккечә үк битлек кию мөһим.

17 августтан республикада театр, кино, концерт заллары, аквапарк һәм цирклар эшли башлады. Әмма аларда да тиешле шартларны үтәү зарур. Мәдәният учреждениеләре тамашачы белән яртылаш кына тулы булырга тиеш. Моннан тыш, хәзер ачык мәйданчыкларда да, биналарда да чаралар уздырырга мөмкин. Беренче очракта йөз кеше катнаша ала, икенчесендә 50 проценттан да артык кеше булырга тиеш түгел. Шулай ук 25 процент кына тамашачы җыеп, спорт чаралары да үткәрергә рөхсәт ителә. Ә биналарда үткәрелгән банкетларда 50 кешедән артырга тиеш түгел.


Әмма бу чикләүләр алыну коронавирус темасы көн тәртибеннән төшеп кала дигәнне аңлатмый. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә без һаман да өйдә калырга киңәш итәбез. Башкалар да саклык чаралары турында онытмасыннар иде. Чөнки Татарстанда һаман да көн саен коронавирус белән авыруның 30га якын яңа очрагы теркәлә. Соңгы атнада безнең районда да яңа авыручылар ачыкланды. Шуңа күрә саклануның үзебез өчен кирәклеген онытмыйк, – диде Римма Ринатовна. 

Хәзер кибетләрдә перчатка кию мәҗбүри булмаса да, күпләр, әллә элеккеге гадәт буенча, әллә саклану ниятеннән перчатка киюләрен дәвам итәләр. Моны да яхшыга юрарга кирәктер. Сәламәтлегебезгә никадәр игътибарлырак булсак, тулаем чикләүләрсез тормышка да шулкадәр тизрәк кайтырбыз.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев