Әгерҗедә теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар
Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды
Әгерҗедә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы Казан мәктәбендәге теракт уңаеннан бер минут тынлык белән башланып китте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР транспорт министры Фәрит Хәнифов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Ленар Габдерахманов катнашты.
Киңәшмәдә шулай ук төрле министрлыклар, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар иде. Видеоэлемтә режимында башка районнар да кушылды.
Ленар Габдерахманов республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында докладында Әгерҗе районында теркәлгән аварияләргә аерым тукталды.
Берничә район, шул исәптән Әгерҗе районы да, каты тәнкыйтькә дучар ителде. Шамил Гафаров ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне контрольдә тотарга кушты.
Район башлыгы Азат Вәлиев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, район алдына юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар куелган. Иң борчыган мәсьәләләрнең берсе-БАМ күперендә саклагыч конструкцияләр урнаштыру. Песәй-Кырынды автомобиль юлының төбәк участогын киңәйтү дә таләп итә.
Ул барлык җаваплы затларны бу юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев