Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге булдырырга телиләр

Районда транспорт министры булып китте

Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге булдырырга планлаштыралар. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашында узган киңәшмәдә әнә шундый мөмкинлек турында фикер алыштылар. Бу хакта ул җитәкләгән ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе кичә Әгерҗе районында булды. Анда ул киңәшмә генә уздырып калмыйча, тимер юл предприятиеләре хезмәткәрләре һәм юл төзүчеләр белән дә очрашты.

Ленар Сафин быел Әгерҗе районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ун ишегалды территориясе ремонтланачак, дип сөйләде. "Татарстанда 2020 елдан башлап, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, "Безнең ишегалды" программасы формалаштырылды. Бу программа буенча торак пунктларның ишегалларында юл өслеген һәм тротуарларны яңарту, яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла", - дип искәртте ул.

Министр сүзләренә караганда, муниципалитетта ун ел эчендә 118 км дан артык юл ремонтланган, шулай ук 48 торак пунктка каты өслекле юллар салынган.

Агымдагы елда Әгерҗе – Красный Бор – Салагыш һәм Әгерҗе – Красный Бор – Исәнбай – Иске Эсләк – Черново автомобиль юлы капиталь ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев