Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ямурзада яшәүче игезәк ханымнар – сайлау комиссиясе әгъзалары

Алар әлеге җаваплы вазифаны алтынчы ел башкаралар

Ямурзадагы 495нче бермандатлы сайлау участогы әгъзалары – комиссия рәисе Чулпан Хикмәтуллина һәм сәркатип Йолдыз Шәйхетдинова – игезәкләр. Икесе дә авыл тормышын сайлаганнар. Ямурзада гаиләләре белән бик матур бәхетле тормышта яшиләр. Йолдыз күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Хәзер Салагыш мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе. Чулпан – Ямурза клубы мөдире. Аның җитәкчелегендә ямурзалылар

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы батыр якташларыбызга бик зур ярдәм күрсәтәләр. 

–    Кешеләргә ярдәм итү, киң күңеллелек кебек сыйфатлар әти-әниебездән күчкән. Ә игезәкләргә килгәндә, алар нәселебездә бар. Сеңлебез Ландышның да кызлары – игезләр, – ди Чулпан.

Авыл активистлары – алтынчы ел 495нче сайлау участогы әгъзалары да. Алар белән бергә комиссиядә эшләүче Зөлфия Халиуллина, Альбина Сәйфиева, Гөлфия Насыйрова да – тәҗрибәлеләр. 

–    Россия Президентын сайлауларда авыл халкы зур активлык күрсәтә. 83 яшьлек Мөнирә әби Зәйнуллина кебек өлкәннәр дә, 18 яшьлек беренче тапкыр сайлаучы Булат Сәхипов кебек яшьләр дә участокка килеп тавыш бирәләр, – ди Чулпан Азат кызы.

Алар үзләре дә, гаиләләре дә лаеклы кандидат өчен тавышларын биргәннәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев