Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы ташуга ерак түгел: без әзерме

Язгы ташудан килгән зыянны киметү максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов җитәкчелегендә комиссия булдырылды

Әле кайчан гына кыш 30 градуслы салкыннары белән куркыткан иде, инде тәрәзә артында “плюс” тамгалы температура да күзәтелә башлады. “Мондый тизлек белән су ташуга да ерак түгел” , – диләр күпләр. Су басуның кайчан көтелүе һәм аңа каршы районда нинди чаралар күрелүе турында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия сәркатибе Аидә ГАЛИЕВА сөйләде. 

Метеохезмәт мәгълүматлары буенча, быел язгы ташу апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә. Һәм ул көчле узар дип фаразлана, чөнки кышын явым-төшем күп булды. 

Язгы ташудан килгән зыянны киметү максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов җитәкчелегендә комиссия булдырылды. Комиссия тарафыннан төрле хезмәтләр, авыл җирлекләре башлыклары, район халкы алдына бурычлар куелды. 

–    Иң тәүге бурыч – су агып китүче канауларны, су чыгучы торбаларны, күперләрне  чистарту һәм ремонтлау. Елга ярларын агач-куаклардан арындыру. Шуны да әйтү кирәк, әлеге эшләр көздән үк эшләнде инде. Әмма кыш дәвамында җыелган чүпне чистарту мөһим, – дип сөйли Аидә Ринатовна. – Боз тыгылу ихтималы булган урыннарда аны каралту эшләре алып барыла. Болар – Иж-Бубыйда Бобинка һәм Тирсәдә Чаж елгалары участоклары. Барлык предприятиеләргә беркетелгән территорияләрдә түбәләрне, керү юлларын кардан чистарту һәм аны чыгару бурычы куелды. Авыл халкына һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә канаулар казырга, өй тирәсен кардан чистартырга, ихтыяҗ килеп туган очракта йорт хайваннарын, башка мөһим кирәк-яраклары урнаштыру өчен куркынычсыз урыннар әзерләп куярга киңәш ителә. Тулаем алганда, хәлне исәпкә алып райондашларыбызның милекләрен иминиятләштерүләрен сорыйбыз. Һәм бу су басуга гына түгел, башка табигать бәла-казаларына да кагыла. Моның өчен узган ел июль аенда булган давылны гына искә төшерү дә җитәдер. 
Әгерҗе районында су басу ягыннан аеруча зур куркыныч тудыручы зоналарга алты торак пункт керә: Әгерҗе (көньяк өлеш), Иж-Бубый, Мордывый, Тирсә, Кырынды, Тукай авыллары. 

–    Узган ел Әгерҗе елгасы юлын тирәнәйтү һәм киңәйтү буенча зур эш башкарылды. Бу шәһәрдә су басуны булдырмый калырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Узган елларда су басу зонасына Мордывый авылы янындагы төбәк автоюлы участогы да эләгә иде. 2022 елда андагы су агып чыгучы торба капиталь ремонтланды. Бу да су басу куркынычын киметә, – ди Аидә Галиева. – Әмма авылларда хәл киеренке булып кала бирә. Әйтик, кар бик тиз эрегән очракта Тирсәдәге Набережная урамындагы 14 торак йортка аерылып калу куркынычы яный. 

Су басу белән бәйле хәлне контрольдә тоту өчен районда өч гидрологик пост урнаштырылган. Торак пунктларына су басу куркынычы янаучы авыл җирлекләре башлыклары көн саен комиссия алданда отчет тоталар. Гадәттән тыш хәл очрагына эвакуация пунктлары әзерләнгән. Халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Су баскан очракта үзеңне, милкеңне ничек сакларга, нинди гамәлләр кылырга икәнлеген аңлатучы белешмәлекләр әзерләнгән. Ялгыз яшәүче гражданнарга, өлкәннәргә, күпбалалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. 

–     Су басу белән бәйле хәл ничек кенә булмасын, барысы да контрольдә тотыла. Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк штабыннан көн саен хәлнең алга таба ничек булачагы турында фаразлар һәм нишләргә кирәклеге хакында киңәшләр алып торабыз. Бик тиздән бу уңайдан команда-штаб укулары да узачак. Тулаем алганда, барлык хезмәтләр, халык үзе язгы ташуга бик җитди карап, зыянны булдырмый калу өчен тырышырга тиеш, – ди Аидә Ринатовна. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев