Игътибар: Коенырга рөхсәт ителмәгән, ягъни аншлаг урнаштырылган урыннарда су керү тыела
Эссе көннәр белән бергә су коену сезоны да дәвам итә
Ни кызганыч, матбугат чаралары аша әле тегендә, әле монда суга бату очраклары хакындагы күңелсез хәбәрләрне дә ишетеп торабыз.
– Коенырга рөхсәт ителмәгән, ягъни аншлаг урнаштырылган урыннарда су керү тыела, – ди район башкарма комитеты җиткәчесе, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Артур Акбашев.
Тыелган урыннарда су коенуны кисәтү һәм моңа юл куймау максатыннан районда махсус мобиль төркем булдырылган. Әлеге төркем составына административ комиссия һәм полициянең участок вәкилләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары керә. Җиһазландырылмаган урыннарда су коенучыларны “ТР территориясендәге су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу” маддәсе нигезендә администртив җаваплылыкка тартачаклар. Гражданнар өчен штраф күләме – 1-1,5 мең сум.
Тагын бер нечкәлек: балаларның зурлардан башка гына су коену очраклары булганда да полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе вәкилләре әти-әниләрне “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча ата-аналар һәм балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләре тарафыннан вазифаларны үтәмәү” маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартырга хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев