Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдар Гыйльметдинов: Иң мөһиме - Президентның бөтен вәкаләтләре элеккечә калуы

Көн темасы

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстан Президенты атамасы үзгәртелсә дә, иң мөһиме - Президентның бөтен вәкаләтләре элеккечә калуы, дип саный.

«Бик күп вариантлар каралды инде. Башлык, җитәкче, илбашы... Бөтен булган исемнәр барланды. Бу тема кичә генә барлыкка килмәде. Ул җәйдән бирле йөри. Рәис сүзе тарихта бар. Республиканың беренче җитәкчеләре рәис дип аталган. Безнең өчен иң мөһиме – Президентның бөтен вәкаләтләре элеккечә калуы. Бер әйбер дә кыскармый. Киресенчә, кайбер мәсьәләләр буенча вәкаләтләр арта. Алга таба ниндидер кыенлыклар булыр дип уйламыйм», - диде депутат.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев