Илгиз ВАҺАПОВ: «Полициянең дежур часте, чын мәгънәсендә, алдагы позиция ул..»
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан хөрмәтле милиция ветераннары белән аралаштык
Милиционерлар турында күп кенә китаплар язылган, полиция хезмәткәрләре хакында күпме фильмнар төшерелгән. Чыннан да, хезмәтләре авыр да, куркыныч та. Алар – көндәлек нәтиҗәле эшкә әзер, чыдам булырга, тирән фикер йөртеп ашыгыч хәлләрдә тиз карар кабул итә белергә, җинаять урынына барырга, дәлилләр җыярга һәм хәтта засадада утырырга сәләтле кешеләр…
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан хөрмәтле милиция ветераннары белән аралаштык.
Илгиз ВАҺАПОВ, 70 яшь, милициядә 25 ел эшләгән:
– Мин эшләгән дежур бүлектә шәһәрдәге һәм райондагы оператив хәл турындагы хәбәрләр һәм сигналлар агымы җыела иде. Без һәр хәлне күз уңында тоткан хәлдә шәхси составны теләсә кайсы вакытта күтәрергә әзер тордык. Полициянең дежур часте, чын мәгънәсендә, алдагы позиция ул. Бербөтен булып эшли белдек, бер-беребезне ярты сүздән, хәтта күз карашыннан аңладык. Чын психологлар булып, телефон аша көнкүрешкә кагылышлы җинаятьне хәл итәргә туры килгәндә (бигрәк тә гаилә низаглары), катлаулы хәлләрдә дөрес карарлар кабул итеп, компьютер кебек төгәл эшли белдек.
Бәлки күпләр белмидер дә: дежур бүлектә төнлә дә тыныч булмый диярлек. Берьюлы берничә телефон шалтырый, рация хәбәрләр җиткереп тора. “02 телефоны – шәһәрдә иң популяры”, дип шаяртырга ярата идек без хезмәттәшләр белән. Кайбер җинаятьләрне зыян күрүче гариза белән килгәнче үк ача идек. Бу яклап безгә уяу гражданнар ярдәмгә килде. Алар өчен гаделлек беренче урында тора иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев