Илсур Метшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашты
Шәһәр башлыгы кандидатлар өчен онлайн режимда тавыш бирде
Казан мэры Илсур Метшин «Бердәм Россия» партиясенә алдан тавыш бирүдә катнашты. Шәһәр башлыгы кандидатлар өчен онлайн режимда тавыш бирде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Онлайн-праймериз 24 майда башланды. Шулай ук бүген Татарстанда көндезге тавыш бирү өчен 557 хисап участогы ачылды, алар кичке сигезгә кадәр эшләячәк.
Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар фамилияләре язылган ике бюллетень ала. Праймеризда катнашу өчен Татарстанда 96 кандидат теркәлгән. Кандидатларның теләсә күпме саны өчен тавыш бирергә мөмкин. Исемлекләрне 19 июньдә партия съездында раслау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев