Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Исәнбай авылы яшьләре беренче тапкыр гражданлык бурычларын үтиләр

503нче сайлау участогында 24 егет-кыз тәүге тапкыр тавыш бирү хокукына ия

Бүген – Россия Президенты сайлауларының икенче көнендә Исәнбай Мәдәният йортында урнашкан 503нче сайлау участогында яшь гражданнар да тавыш бирделәр. 

Хәзерге вакытта Алабугада программист белгечлегенә укучы студент Адель Хәкимов сайлау участогына иң беренчеләрдән булып килде.

–    18 яшем узган елның декабрендә тулды. Димәк, мин дә сайлауларда тавыш бирү хокукына ия булдым, – диде Адель гражданлык бурычын үтәгәндә.

–    Киләчәктә илебездә бары яхшы якка үзгәрешләр булуын телим. Иң мөһиме, без – яшьләр өчен мөмкинлекләр тагын да артсын иде. Чөнки киләчәк – яшьләр кулында, – диде ул.

Исәнбай мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач Чаллы шәһәрендә бухгалтер-икътисадчы белгечлегенә укып, хәзер үз белгечлеге буенча эшләүче, читтән торып югары белем алучы Гөлзия Мухъгалина да сайлау участогына зур теләк белән килүен әйтте. 

–    Мин беренче тапкыр сайлауларда катнашам һәм илебез Президентын сайлауда һәр тавыш мөһим дип уйлыйм. Нәкъ шуның өчен махсус авылга кайттым, – диде ул.

Яшь сайлаучы тавыш биреп чыкканнан соң, комиссия әгъзалары аны истәлек бүләге тапшырып сөендерделәр. 

–    Махсус брелок һәм блокнот беренче сайлаудан гомерлек истәлек булып калачак, – диде Гөлзия.

Ххх

Әгерҗе районыннан 905 яшь гражданин Россия Президенты сайлауларында тәүге тапкыр катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев