Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ислам ХУҖИН: «Армия ул хыялларны да чынбарлык итәргә мөмкинлек бирә»

Сораштыру: Ни хәлең бар, солдат?

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәзерге вакытта ил алдындагы  бурычларын үтәүче якташ егетләр белән элемтәгә кереп, солдат тормышы белән кызыксындык.

Ислам ХУҖИН, Әгерҗе шәһәре:

– Мин кечкенәдән һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү турында хыялландым. Бу теләгем Көчек авылында яшәүче дустым Илшат Йосыпов әлеге гаскәрләрдә хезмәт итеп кайткач тагын да ныгыды.

Һәм хыялым чынга ашты. Көллиятне тәмамлауга узган җәйдә миңа армиягә китәргә чакыру килде. Солдат озату ашын әти-әнием гомергә истә калырлык итеп зурлап уздырдылар. Җәйге матур кичтә минем белән саубуллашырга күпме туганнар, дуслар килделәр!

Бүгенге көндә Мәскәү янында хезмәт итәм. Армия чыдамлык, түземлек, тырышлык, тәртипкә өйрәтә. Көннең күп өлеше үзеңә билгеләнгән территориядә уза. Мин хәрби йөк машиналары юам. Әлбәттә, нарядка басарга да, каравылда торырга да туры килә. Казарманы, часть территориясен чистарту, тәртиптә тоту да – солдатлар өстендә.

Армиягә киткән вакытларда бик сагындым. Әти-әнием присяга кабул иткәндә дә, Яңа ел каникулында да килделәр. Телефоннан да сөйләшеп торабыз. 

Без – Әгерҗе районыннан өч егет. Иж-Бәйкидән Булат Берлячев, Күләгәштән Кирилл Павлов белән бергә хезмәт итәбез. Сарман, Мөслим, Әлмәт районнарыннан татар егетләре бар. Алар белән дә якын дусларга әверелдек.

Армиядә хәрби бурычларны яхшы үтәгәнем өчен ике тапкыр Мактау грамотасы белән бүләкләндем, биш чакрымга йөгерү ярышында медальгә ия булдым. Тагын бер балачак хыялымны чынга ашырырга мөмкинлек булды: дүрт тапкыр парашюттан сикердем. Әнә шулай, армия ул хыялларны да чынбарлык итәргә мөмкинлек бирә.

Мине әти-әнием, өч энем, яраткан кызым сагынып көтә. Әтиемне һәм энеләремне бәйрәм белән котлыйм! Энеләремнең дә киләчәктә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүләрен телим. Нәкъ дүрт айдан мин – “зәңгәр беретлы” олы улыгыз сезнең янга ашкынып кайтачакмын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев