«Изге Болгар җыены» 20 меңнән артык кунак җыйды
«Изге Болгар жыены» Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1102 ел тулуга багышлана
Быел Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1102 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» чарасы 20 меңнән артык кунакны җыйды. Бу хакта ТР җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Болгар җыенын ачу тантанасында катнашты. Үз чыгышында ул Россиянең уңыш нигезе - дини конфессияләргә хөрмәт күрсәтү, дип атады һәм илебезнең җиңүен һәм чәчәк атуын теләде.
Исегезгә төшерәбез, «Изге Болгар жыены» Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1102 ел тулуга багышлана. Бу көнне меңләгән мөселман Болгарга күмәк намаз укырга һәм изге бәйрәмне күпсанлы чаралар белән билгеләп үтәргә килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев