Камилә Вәлиева үзенең чын көрәшче булуын раслады
Әлегә ул беренче урында бара
Кичә Олимпиадада фигуралы шуу буенча хатын-кызлар арасында ярышлар башланды. Кыска программа нәтиҗәләре буенча Камилә Вәлиева беренче урында. 17 февральдә кызлар ирекле программа буенча көч сынашачаклар.
Спортчылар кыска программада көч сынашты. Бу ярышларны мөгаен спорттан ерак торучылар да көтеп алгандыр. Соңгы көннәрдә бөтен халык бер булып, Камилә өчен борчылды. Атна буена сузылган аңлашылмаучанлыктан соң ниһаять Спорт арбитраж суды Камиләнең шәхси турнирда көч сынашу хокукын кайтарды. Моның кадәр борчылулардан соң спортчы ничек чыгыш ясар дип ут йотып тордык. Һәм менә Камилә үзенең иң көчле спортчы булуын тагын бер кат раслады. Әлегә ул беренче урында бара.
17 февральдә кызлар ирекле программа буенча көч сынашачаклар.
1 урын - Камилә Вәлиева (82.16)
2 урын - Анна Щербакова (80.20)
3 урын - Каори Сакамото (79.84) (Япония)
4 урын - Александра Трусова (74.60)
Чыганак: Шәһри Казан
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев