Казан дәүләт мәдәният институты студенты Гөлшат Муллина: Студент ул баскан җирендә ут чыгарырга тиеш!
Шуңа күрә мин һәрвакыт хәрәкәттә
Гөлшат МУЛЛИНА, Кодаш авылы:
– Яшьләр, студентлар шәһәре булган Казанда кайнап яшәү бик ошый миңа. Данлыклы Казан дәүләт мәдәният институты студенты булуым да, сайлаган белгечлегем дә бер урында таптанырга ирек бирми. Мин өлкән буын өчен ят булган, әмма хәзерге заманда бик актуаль СММ (брендка социаль челтәрләр аша игътибарны җәлеп итүче), пиар белгече булырга укыйм. Ул мәдәни проектларны тормышка ашыруны, реклама ясауны, төрле чаралар оештыруны һәм башка бик күп юнәлешләрне үз эченә ала. Шуңа күрә мин һәрвакыт хәрәкәттә. Авыл мәктәбен тәмамласам да, башкалабызда үз максатыма ирешү өчен тырышып укыйм, институтта уза торган чараларда катнашам, волонтерлык хәрәкәтендә дә активлык күрсәтәм. Ял иткәндә кино-спектакльләргә, күргәзмә-галереяларга йөрергә яратам.
Педагоглар безгә мәдәният институты судентлары җырлый да, бии дә, спектакльләрдә дә уйный белергә тиеш, диләр. Мин – 11 сыйныфны тәмамлаганда театр факультетына укырга керү турында хыялланган кыз, әлбәттә, сәхнәдә зур теләк белән чыгыш ясыйм.
Гомумән, студент тормышы бик кызыклы, мавыктыргыч. Дөрес, имтиханнарга әзерләнгәндә авырлыклары була. Төн йокылары кача... Иртән соңрак уянып иртәнге ашны ашамыйча чыгып йөгергән вакытлар да юк түгел. Әмма алар вакытлыча гына. Студент ул баскан җирендә ут чыгарырга тиеш! Шуңа күрә авырлыкларны җиңеп, алга, бары алга барырга кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев