Казанда узган «Манзара»да Әгерҗелеләр дә катнашты
Көрәшчеләр белән бергә Әгерҗе иҗат коллективлары да сәхнәне «кыздырды»
Бүген «Манзара» сәхнәсендә спортчы-көрәшчеләр белән берлектә Әгерҗе районының иҗат коллективлары да чыгыш ясады. Алар арасында «Көмеш телле гармун», «Хыял» һәм «Ви дэнс» бию коллективлары, спорт акробатикасы бүлегендә тәрбияләнүчеләр дә бар иде.
Көрәш нәтиҗәләре буенча Әгерҗе данын яклап көрәшкән егетләр – Альмир Шәрәфиев, Илнур Хәбибуллин, Эльфир Шәрәфетдинов, Ильдар Шабаев үз авырлыклары категорияләрендә җиңү яуладылар.
Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев