Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Халык контроле” системасында әгерҗелеләрдән алты айга егерме сигез заявка кергән

20 заявка уңай хәл ителгән

“Халык контроле” системасында узган ярты елда республикада территорияләрне тәртипкә китерү, юлларны ремонтлау иң актив категорияләр булган. Ярты ел эчендә системага 40 меңгә якын мөрәҗәгать килгән.

Әлеге саннар ТР Министрлар Кабинетында “Халык контроле” системасының ярты елдагы эшчәнлегенә багышланган брифингта яңгырады.
Әгерҗе районында яшәүчеләрдән шушы чор эчендә 28 заявка кабул ителгән. Шулардан 25е гамәлгә ашыру өчен юлланган. Узган елгагыларын да исәпкә алып, 20 заявка уңай хәл ителгән. 

Безнең район халкыннан юлланган заявкалар күбрәк кайсы категориягә карый, аларның кайсылары уңай хәл ителгән? Ни өчен кире кагылганнары да бар? Болар һәм әлеге темага кагылышлы башка мәсьәләләр хакында “Халык контроле” системасына юлланган заявкаларның Әгерҗе районындагы үтәлеше өчен җаваплы администратор Аидә ГАЛИЕВА сөйли.

–    Райондашларыбыз юллаган заявкаларның да күпчелеге югарыда телгә алган категорияләргә карый. Боларга өстәп, юл хәрәкәтен оештыру, экологиягә кагылышлы заявкалар да килә.

Системага  юлланган заявкаларны оператив рәвештә чишүгә зур игътибар бирелә. Тулаем алганда, аларның 70 проценты тирәсе кыска вакыт эчендә уңай хәл ителә. Кайберләре якын киләчәктә хәл итү өчен планга кертелә. Аларның чишелешен район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев та контрольдә тота. 

Кыска вакыт эчендә хәл ителгән аерым мөрәҗәгатьләргә килсәк, территорияләрне тәртипкә китерү категориясенә юлланган заявка нигезендә Октябрьская урамы, 2нче йорттагы ике подъездда керү уңае ремонтланды. Азиатская урамын яктырту буенча юлланган заявка да уңай хәл ителде. Тулаем алганда, 6 ай эчендә территорияләрне тәртипкә китерүгә кагылышлы 10 заявка кабул ителде. Шулардан 8е район башкарма комитетына гамәлгә ашыру өчен юлланды. 

Заявкалар арасында нигезле төстә кире кагылганнары да бар. Әйтик, күптән түгел бер райондашыбыз хезмәт хокуклары бозылу белән бәйле мөрәҗәгать юллаган иде. Әлеге заявка полиция хезмәткәрләре белән берлектә тикшерелгәннән соң, бу очракта бернинди тәртип бозу да булмавы ачыкланды. 

Муниципаль юлларны ремонтлау һәм тәртиптә тотуга кагылышлы заявкалар да күп. Әйтик, Әгерҗенең Шабалин, Әминев кебек яңа урамнарында яшүчеләр юл төзелешенә кагылышлы үтенечләрен җиткергәннәр. Бу заявканы үтәү 2023 елга кадәрге планга кертелде. Юлларны норматив хәлгә китерүгә кагылышлы  мөрәҗәгатьләрнең чишелеше турыдан-туры юлларны ремонтлау планына бәйле. Ягъни аларны чишү ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә хәл ителә. 

Дүрт райондашабыз алкогольле продукция һәм составында спирт булган прдукцияне сату кагыйдәләре бозылуга кагылышлы заявка юллаган. Аларның дүртесе дә уңай хәл ителгән. Бу категориягә караган заявкаларның модераторы – Дәүләт алкоголь инспекциясе.   
Чүплекләрне юкка чыгаруга кагылышлы өч үтенечнең әлегә берсе генә уңай хәл ителде, – ди Аидә Ринатовна. 

Исегезгә төшерәбез: “Халык контроле” 2008 елдан бирле эшли.Әлеге система халыкны борчыган проблемаларны оператив төстә чишү максаты белән булдырылган иде. Андагы категроияләр гел яңалары белән тулыландырыла. Әйтик, пандемия белән бәйле рәвештә коронавируска кагылышлы яңа категория булдырылган. Безнең районнан әлеге категория буенча хәзергә заявка юллаучылар булмаган.         
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев