Комиссияләр эшкә кереште
Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе РФ Президентын сайлаулар буенча участок сайлау комиссияләре төзелүен хәбәр итә. Әлеге исемлек белән www.agryz.tatarstan.ru. сайтыннан таныша аласыз. Участок сайлау комиисияләре 13 февральдән эшли башладылар. Бүген алар сайлау көнне үз участокларына килә алмаучыларга, барган җирләрендә тавыш бирү өчен, махсус таныклыклар бирәләр, сайлаучылар исемлеген барлыйлар. Махсус таныклыклар...
Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе РФ Президентын сайлаулар буенча участок сайлау комиссияләре төзелүен хәбәр итә. Әлеге исемлек белән www.agryz.tatarstan.ru. сайтыннан таныша аласыз.
Участок сайлау комиисияләре 13 февральдән эшли башладылар. Бүген алар сайлау көнне үз участокларына килә алмаучыларга, барган җирләрендә тавыш бирү өчен, махсус таныклыклар бирәләр, сайлаучылар исемлеген барлыйлар. Махсус таныклыклар сайлаучының үзенә яки ышаныч кәгазе нигезендә аның вәкиленә бирелә. Яшәү урыны буенча вакытлыча теркәлү узучылар да шәхси гаризаларын 29 февральдән дә соңга калмый тапшырган очракта сайлаучылар исемлегенә кертеләләр. Сораулар булса, 22955 телефонына шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев