Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коммуналь хезмәтләр кышка әзерме?

Бүгенге көндә нинди авырлыклар белән очрашалар?

Һава торышы ничек кенә шаккатырмасын, ноябрь аенда ишеп-ишеп яуган карлары яки декабрьдәге яңгырлары беләнме, кыш барыбер килде. Коммуналь хезмәтләр кышкы чорга әзерме? Бүгенге көндә нинди авырлыклар белән очрашалар?

Шәһәр юлларын инде берничә ел дәвамында “Төзелеш идарәсе” предприятиесе эшчеләре чистарта. Ноябрь азагында күпләп кар явуны алар көтелмәгән хәл дип кабул итмәгәннәр. 

–    Мондый очраклар өчен тәгаенләнгән бөтен техниканы беренче көннән үк эшкә җиктек, – дип сөйли предприятие җитәкчесе Радик Ваһапов. – КДМ (катнаш юл чистарту машинасы), ПУМ (төягеч-универсаль машина), ике МТЗ тракторы, ике КамАЗ, автогрейдер, “Амкодор” төягече – барысы да бөтен егәргә эшләде. 

Кар күпләп яуган беренче көннәрдә “Төзелеш идарәсе” хезмәткәрләре, иртәнге сәгать бишләрдә үк чыгып, актив хәрәкәт күзәтелә торган төп урамнарны эш көне башланганчы чистартырга өлгергәннәр.  Болар – мәктәпләргә, балалар бакчаларына, хастаханәләргә, башка социаль объектларга илтүче юллар. Аннан шәхси йортлар урнашкан урамнарны чистартуга күчкәннәр. 

–    Январь-февральдәге кебек бураннарның булганы юк әле. Булган очракта көчәйтелгән режимда эшләүгә күчәбез. Әйтик, узган кышта безнекеләр, юлларны чистартырга иртәнге сәгать өчләрдә үк чыгып, унберләргә кадәр эшлиләр иде. Аннан 16 сәгатькә кадәр ял итәләр дә тагын сәгать уннарга кадәр эшлиләр. Һәм бу көн саен шулай. Әле дә исемдә: безнең өчен беренче ял көне яңа ел каникулыннан соң бер ай вакыт узгач булды. Хезмәткәрләребез быел да сынатмаслар дип уйлыйм. Иң мөһиме, техника гына ватыламасын, – ди Радик Илгиз улы.  

Юллардан тыш, “Төзелеш иадрәсе “ карамагында – кул көче файдаланыла торган тротуарлар, үзәк мәйдан, социаль объектлар яны участоклары, җәяүлеләр кичүләре. 

–    Аларга 12 эшче билгеләнгән. Күпчелеге беренче елын гына эшләми инде. Димәк, барысы да сыналган. Алар салкында, кар һәм яңгыр яуганда эшләүнең ни икәнен яхшы күзаллыйлар. Хәзер көчле бозлавык вакытында төркем-төркем булып төрле участокларга чыгалар һәм тротуарларга комлы-тозлы катнашма сибәләр, – дип сөйли җитәкче. – Күп кенә әгерҗелеләрне ком аркасында пычрак барлыкка килүе канәгатьләндерми. Әмма бу очракта, иң мөһиме, имин йөрү өчен шартлар тудырылу дип уйлыйм. 

Дуслар, материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев