Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күпләребез бакчаларыбызда ипомея чәчәген яратып үстерә, әммә..

Бу агулы матдә, аның әйләнеше гамәлдәге канун буенча тыелган

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган карар текстында өч төсле ипомея орлыклары составында галлюциноген һәм наркотик матдәләр бар. Бу агулы матдә, аның әйләнеше гамәлдәге канун буенча тыелган.

Документ нигезендә, ун һәм аннан да күбрәк ипомея куаклары үстергән өчен Россия җинаятьләр кодексының 231 маддәсе буенча (наркотиклар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерү) җәза яный.

Исемлеккә 12 яңа позиция өстәлгән, алар арасында гармала, өч төсле ипомея, калкан формасындагы турбина кебек наркотиклы үсемлекләр бар.

Коммунистлар партиясеннән Дәүләт Думасындагы депутат Сергей Гаврилов аңлатканча, хәзер җир участогында өч төсле ипомея утырту тыела.

Парламентарий сүзләренчә, бу үсемлекнең өч граммнан артык орлыгын саклау яки алу өчен дә җаваплылык яный, чөнки аларда наркотик матдәләр бар.

Фото: Wikipedia.org

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев