Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ләйсән Тимуршина: Район басмасын үзем дә, Уразайда яшәүче әти-әнием Фаиз–Фирдания дә көтеп алып яратып укыйбыз

«Редакция коллективына иҗат уңышлары телим!»

19 май – Татарстан матбугаты көне. Ул 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы карары белән билгеләп үтелә башлый. Бу көн исә беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге басманы нәшер итүгә рөхсәт 1905 елның 19 маенда бирелә.

Ләйсән ТИМУРШИНА, район Мәдәният сарае методисты:

– Районда мәдәни чаралар еш уздырыла. Һәм аларның һәрберсендә район газетасы журналистларын күрергә була. Замана журналистларының кулларында каләм белән блокнот кына түгел. Алар фотога да төшерәләр, чаралардан туры эфирлар да ясыйлар. Сәгате-минуты белән социаль челтәрләргә дә урнаштыралар. Аннан соң үтемле, матур язмалары “Әгерҗе хәбәрләре”ндә дөнья күрә.

Район басмасын үзем дә, Уразайда яшәүче әти-әнием Фаиз–Фирдания дә көтеп алып яратып укыйбыз. Ветеринар булып эшләүче сеңлем Ләйсирәнең дә уңышлары әледән-әле газета битләрендә яктыртылып барыла.

Редакция коллективына иҗат уңышлары телим! Сезнең белән күп еллар хезмәттәшлек итәргә язсын. Сүзегез үтемле, каләмегез үткен булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев