Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Марсель Миңнуллин Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде

Моңа кадәр Миңнуллин Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча беренче урынбасары вазифасында эшләгән

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында коллективына министр вазифаларын башкаручыны тәкъдим итте.

Моңа кадәр Миңнуллин Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча беренче урынбасары вазифасында эшләгән.

Марсель Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган. Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Аннары Казан дәүләт медицина университетының 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага кергән.

Марсель Миңнуллин Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге табиб-хирургыннан клиника баш табибының беренче урынбасарына кадәр һөнәри юл үтте. Аның төп эш урыны абдоминаль хирургия бүлеге булган.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев