Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Махсус хәрби операциядә катнашучы сайлау участогына беренчеләрдән булып килде

– Мин сайлауларга килми булдыра алмыйм. Бу Ватанны саклау кебек үз изге бурыч

Махсус хәрби операция башлангач Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан шәһәрдәшебез Сергей Гугало үзәк китапханәдә урнашкан 470нче санлы сайлау участогына беренчеләрдән булып килде. 

Ул хәзер машинист ярдәмчесе булып эшли. Хезмәт вазифасын намуслы башкара. Җитәкчелектә яхшы исәптә. Алдагы көнгә планнар төзи. Машинистлыкка укый һәм тиздән имтиханнар тапшырачак. 

Әмма, үзе әйтүенчә, Киев янындагы беренче атнаны гомергә онытачагы юк. Батыр егет ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның күкрәгенә Батырлык ордены таккан мизгелне дә онытмас.

– Мин сайлауларга килми булдыра алмыйм. Бу Ватанны саклау кебек үз изге бурыч. Мин уем белән ил иминлеге өчен гомерләрен биргән иптәшләрем өчен дә тавыш бирәм. Бүген лаеклы кандидатка тавыш биреп, без илебезгә ышанычлы киләчәк сайлыйбыз, – ди Сергей. 

Иртәгә аңа тагын юлга. Сайлау бурычым үтәлгәнлектән, вахтага тыныч күңел белән басачакмын, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев