Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нурсинә Садриева: Сабантуйга һәр елны ашкынып чыгабыз

«Аны тамаша кылып кына калмыйбыз, катнашабыз да..»

Сабантуйлар җитә башласа, һәркемнең күңеле мәйданга ашкына башлый. Чөнки ул – очраштыру, күрештерү бәйрәме генә түгел, үзеңне төрле бәйгеләрдә сынау мөмкинлеге дә. Соңгысына килгәндә, бәйгеләрдә катнашучының күңеле үзгә җилкенәдер. Бу хакта аларның үзләреннән сорарга булдык.   

Нурсинә САДРИЕВА, Иске Эсләк авылы:

–    Иске Эсләктә Сабантуй бик матур урында, елга буенда уза. Без дә милли бәйрәмгә һәр елны ашкынып чыгабыз. Аны тамаша кылып кына калмыйбыз, катнашабыз да. Әйтик, мин үзем менә инде берничә ел рәттән чиләк белән су ташу, кул пычкысы белән утын кисү, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек бәйгеләрдә сыналам. Миңа аның бүләге дә мөһим түгел. Ярышларда башкалар белән бергә катнашасы килү теләге көчле. Кызыбыз Гөлназ да йөгерешкә чыга. Улыбыз Азат исә ел саен күрше Кадыбаш авылында шушы ярыш төрләрендә катнашып, төрле бүләкләр алып кайта. Бәйгеләргә алдан әзерләнмибез. Чөнки безнең кебек күпләп мал асраган авыл кешесенең тормышы болай да күпчелек физик хезмәттән, йөгерүдән тора бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев