Өлкәннәр ункөнлегендә районда нинди чаралар узачак?
Иң мөһиме – исән-сау булуыгыз
1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге старт ала. Әлеге көннәр – өлкәннәребезгә тагын да күбрәк хөрмәт һәм игътибар күрсәтү өчен бер матур форсат ул.
– Соңгы вакытларда ковид, ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле, ТР Министрлар Кабинеты Карары белән массакүләм чаралар уздыруга чикләүләр кертелде. Бу Өлкәннәр декадасы чараларына да кагыла. Чөнки өлкәннәрнең сәламәтлеге барысыннан да кадерле, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Баженова.
Массакүләм чаралар уздыруга чикләүләр кертелсә дә, һәр оешманың өлкәннәрне зурлауга тәгаенләнгән үз планы булдырылган.
– Без һәрбер җитәкче алдына оешмада эшләп лаеклы ялга киткән өлкән кешегә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү бурычын куябыз. Яше алтмыштан узган һәм пенсиясе 10 мең сумнан ким булган райондашларыбызга район хакимияте исеменнән бүләкләр әзерләнә. Әгерҗедә аларны волонтерлар, авылларда җирлек башлыклары тапшырачак, – ди Ольга Алексеевна.
2 октябрьдә, шимбә көнне, Әгерҗедә ике мәйданда (район хакимияте каршында һәм район Мәдәният сарае каршында) Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә уза.
– Әлеге ярминкәдә Иж-Бубый, Кодаш, Тирсә, Көчек авыл җирлекләре дә катнаша. Алар көзге нигъмәтләрне тәкъдим итү белән бергә концерт номерлары белән дә сөендерәчәк, – ди район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев.
Район Мәдәният сарае сәхнә осталары да бәйрәм уңаеннан матур чыгышлар әзерли.
Ярминкәдә ашлык, печән, бәрәңге һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Өлкәннәрнең теләген искә алып, волонтерлар олы яшьтәге шәһәрдәшләребезгә сатып алган азык-төлекне алып кайтуда ярдәм күрсәтәчәк.
Ярминкәне оештыручылар иртәнге сәгатьләрдә үк халыкны сәүдә мәйданнарына көтеп калалар.
Өлкәннәр көне уңаеннан көнкүреш хезмәте күрсәтүдә дә ташламалар каралган:
1 октябрьдә
“Азинский” чәчтарашханәсендә – 50 процент;
Шәхси эшмәкәр Л.Джаметов автоостаханәсендә май алыштыру, диагностиканың барлык төрләренә дә – 10 процент;
Шәхси эшмәкәрләр С.Егорова (“Гүзәл” сәүдә йорты, К.Маркс урамы, 13), Н.Мешкова (“Погребок”, М.Горький тыкрыгы, 1, Н.Голосеева (“Погребок”, М.Горький тыкрыгы, 1) – документка фото ясатуда –50, соңгысында барлык ассортиментка 5 процент;
Шәхси эшмәкәр Ю.Матвеев (М.Горький урамы, 13) аяк кименеә вак ремонт ясатуга – 50 процент;
Шәхси эшмәкәр Э.Кадыйрова даруханә пунктлары товарларына 10 процент ташлама тәкъдим ителә.
“Альянс” (21300), “Каскад” (25000), “Ретрал” (23000) такси хезмәтендә автомобильләрендә шәһәр буенча йөрү – 80 сум;
1 октябрьдә – хатын-кызларга, 2 октябрьдә ир-атларга шәһәр мунчасында юыну бушлай.
Ташламалардан файдалану өчен һәр очракта да пенсия таныклыгы булу мөһим.
Ххх
Газета укучыларыбыз арасында да өлкән буын вәкилләре күп. Безнең белән бергә булганыгыз өчен һәркайсыгызга аерым рәхмәтебезне җиткереп, иң мөһиме, сәламәтлек телибез. Газетабызның бу санында игътибарыгызга Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән язмаларны да тәкъдим итәбез. Аларның һәркайсы сезгә тирән хөрмәт белән сугарылган.
Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев