Педагогларның август киңәшмәсендә уку елының төп яңалыгы әйтелде
Сез – төп таянычыбыз, ышанычыбыз
Педагогларның традицион август киңәшмәсе ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеофильм белән башланып, аның аша район мәгариф учреждениеләренең республикабыз үсешенә керткән лаеклы өлеше чагылдырылды, зур юбилей уңаеннан уздырылган чаралар тәкъдим ителде.
Район җитәкчеләре, педагоглар, мәгариф тармагы хезмәткәрләре катнашында узган җыенга ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, ТРның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты бүлеге җитәкчесе Гүзәл Сәмигуллина да килгәннәр иде.
“Мәгариф системасының үсеше: уңышлар, проблемалар, перспективалар” дигән темага төп доклад белән чыккан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллинаның чыгышы әлеге өлкәгә пандемия керткән үзгәрешләрне бәян итүдән башланды.
– Апрель аеннан башлап районыбыздагы 20 мәгариф һәм өстәмә белем бирү учреждениесе дистанцион режимга күчте. Әлеге яңалыкны тормышка ашыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу катлаулы бурычны барлык мәгариф оешмалары да үти алды. Шул ук вакытта проблемаларны да атамый мөмкин түгел. Болар – укучыларның озак вакыт компьютер каршында утыруы, тикшерү эшләренең, өй биремнәренең объектив төстә башкарылу-башкарылмавының билгесезлеге һәм башкалар. Гадәти булмаган шартларда уку-укыту процессында катнашкан һәркемгә олы рәхмәт сүзләре җиткерү урынлы булыр, – диде җитәкче.
Вәсилә Гарәфетдиновна чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган имтихан нәтиҗәләренә дә тәфсилле анализ ясады һәм 2020 елдагы БДИ нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән мәктәпләрне атады. Болар – Иж-Бубый, Исәнбай, Салагыш һәм Әгерҗедәге 2нче, 4нче мәктәпләр.
Белем бирү сыйфатында кадрлар зур роль уйный.
– 2020 елдан “Земство укытучысы” программасы эшли башлый.10 мәктәптән заявка бирелсә дә, кайтырга теләүчеләр юк. Елның-елында төгәл фәннәр буенча укытучыларга кытлык саклана, – диде ул.
Мәктәпкәчә белем бирү системасына килгәндә, биредә иң зур проблемаларның берсе – балалар саны кимүдер, мөгаен. Әйтик, быел мәктәпкәчә учреждениегә 1795 бала йөри. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 102гә ким. Шуларның 261е – авыл бакчаларына йөрүчеләр (гомуми санның 15 проценты). Сүз уңаеннан: 2020-2021нче уку елында район мәктәпләрендә 4068 бала белем алыр дип көтелә. Узган уку елында әлеге сан 3971 иде. Быел укучылар саны бераз артык булса да, авылларда балалар саны кимүе борчу тудыра. Әйтик, узган ел Кичкетаң мәктәбенә генә беренче сыйныфка баручылар булмаса, быел Биектау, Азево, Девятерня, Ямурза авылларында беренче сыйныфлар юк. Ә тулаем алганда, район мәктәпләренең беренче сыйныфларына 491 бала килер дип көтелә.
Булачак уку елының иң төп яңалыкларының берсе – РФ Президенты карары нигезендә 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашату. Безнең районда бу яңалык 1833 балага кагылачак.
Укытучыларга кагылышлы төп яңалык исә сыйныф җитәкчеләренә айлык 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү билгеләнү. Моңа кадәр аларга тәгаенләнгән түләүләр дә сакланачак.
– Җәмгыятьтә нинди генә вакыйгалар, үзгәрешләр булмасын, сез – педагоглар алдында торучы төп бурыч үзгәрешсез кала. Ул да булса, үсеп килүче буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, төрле яктан үсеш алган шәхес тәрбияләү. Бу бурычларны тормышка ашыруда сез – төп таянычыбыз, ышанычыбыз, байлыгыбыз. Без сезнең һәркайсыгызга, иң мөһиме, сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары телибез. Яңа уку елы белән, хөрмәтле педагоглар, – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Җыен бер төркем алдынгы педагогларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев