Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Путин: Россия — планетаның алдынгы спорт державаларының берсе

Владимир Путин Казанда рәсми рәвештә старт алган тарихта беренче «Киләчәк уеннары» ачылышында чыгыш ясады

Россия Президенты Владимир Путин Казанда рәсми рәвештә старт алган тарихта беренче «Киләчәк уеннары» ачылышында чыгыш ясады.

«Безнең ил планетаның әйдәп баручы спорт державаларының берсе, бөек атлетлар, җиңүләр һәм рекордлар ватаны булды һәм булып кала да. Без һәрвакыт спортны һәм аның югары гуманистик кыйммәтләрен алга сөрдек. «Киләчәк уеннары» — дөньякүләм спорт гаиләсенә безнең бүләк», — дип белдерде Путин.

Дәүләт башлыгы Россиядә фиджитал-спорт пионерларын — бу турнирның исемен билгеләгән бөтенләй яңа формат вәкилләрен сәламләде.

Россия Президенты бу турнирда традицияләр һәм заманчалык үрелешен, физик камиллек һәм югары интеллект гармониясен, спорт һәм технологияләр, мәгариф һәм фән бердәмлеген күрүен билгеләп үтте. Классик һәм кибер-спортны берләштерү идеясе Россиядә тууы — закончалыклы, дип саный Россия дәүләт башлыгы.

Владимир Путинның кереш сүзе алдыннан Россия Федерациясе гимны башкарылды, аны җырчылар Дима БиланЭльмира Кәлимуллина, шулай ук яшь башкаручылар җырлады.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев