Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Ленар Нургаянов: “Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне тагын да ныгытсын, йөрәкләребезгә җылылык, сөенеч, игелек һәм ярату алып килсен»

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

Ураза бәйрәме уңаеннан район башлыгы Ленар Нургаянов мөселманнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

Сезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Ураза гаетен нинди генә вәзгыятьтә каршы алсак та, көтеп алынган мөбарәк Рамазан ае ихласлыгыбызны ныгыткандыр, үзара дуслыкны көчәйткәндер, бер-беребезгә булган хөрмәтне арттыргандыр, Аллаһыга якынайткандыр, ике дөньяның бөек дәрәҗәләренә ирештергәндер дигән өметтә калыйк.

Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар.

Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне тагын да ныгытсын, йөрәкләребезгә җылылык, сөенеч, игелек һәм ярату алып килсен! Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, илебезгә тынычлык һәм иминлек телим."



   Район башлыгы Ленар НУРГАЯНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев