Рамилә Ясәвиева: «Мин ун ел дәвамында полициядә кадрлар хезмәте җитәкчесе булып хезмәт иттем»
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан хөрмәтле милиция ветераннары белән аралаштык
Милиционерлар турында күп кенә китаплар язылган, полиция хезмәткәрләре хакында күпме фильмнар төшерелгән. Чыннан да, хезмәтләре авыр да, куркыныч та. Алар – көндәлек нәтиҗәле эшкә әзер, чыдам булырга, тирән фикер йөртеп ашыгыч хәлләрдә тиз карар кабул итә белергә, җинаять урынына барырга, дәлилләр җыярга һәм хәтта засадада утырырга сәләтле кешеләр…
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан хөрмәтле милиция ветераннары белән аралаштык.
Рамилә ЯСӘВИЕВА, 51 яшь, полициядә 22,5 ел эшләгән:
– Мин ун ел дәвамында полициядә кадрлар хезмәте җитәкчесе булып хезмәт иттем. Безне икенче төрле “замполит” дип атап йөрттеләр. Минем төп бурычым гади генә бер тезмәгә сыйган иде: “кешеләргә үзләрен табарга ярдәм итү”. Хезмәтен чын күңелдән яраткан кеше генә үз эшенең остасына әверелә. Без шаблон буенча эшләмәдек. Чөнки ничә кешенең һәм нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәчәген алдан белеп булмый. Кемгәдер гади белешмә генә кирәк, кемдер җитди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итә. Һәм безгә кайчак төшке ашсыз, соңга кадәр һәм ялларсыз эшләргә туры килә иде. Ә тулаем алганда кадровикның эш көне хезмәткәрләргә яңа званиегә, яңа вазифага, кемгәдер премиягә документлар әзерләү кебек эшләр белән бәйле булды. Моның өстенә, күпме аналитика, статистика, белешмә мәгълүмат... Без һәр көнне үзебезне тулысынча хезмәткә багышладык. Һәм моны эш көне дәвамында гына түгел, ул тәмамлангач та башкарырга туры килде. Монысы – “кайнар“ командировкаларда булучыларның гаиләләренә ярдәм, бәйрәмнәр оештыру һәм башкалар. Без зур тату гаилә булып яшәдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев