Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Раушан Хикмәтуллин: Иң рәхәте – газетаны кулга алып уку

19 май – Татарстан матбугаты көне

19 май – Татарстан матбугаты көне. Ул 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы карары белән билгеләп үтелә башлый. Бу көн исә беренче татар газетасы “Нур” чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Әлеге басманы нәшер итүгә рөхсәт 1905 елның 19 маенда бирелә.

Раушан ХИКМӘТУЛЛИН, Яңа Бәзәкә авылы фермеры:

– Район яңалыклары белән социаль челтәрләрдә һәрдаим танышып барсак та, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасына язылмый калганыбыз юк. Иң рәхәте – газетаны кулга алып уку. Фермер буларак, мин авыл, элеккечә әйтсәк, колхоз тормышы турындагы язмаларны кызыксынып укыйм. Үзебезнең эшчәнлек тә газета битләрендә берничә тапкыр яктыртылды инде. Рәхмәт редакция хезмәткәрләренә, ара ерак дип тормыйлар, райондагы иң кечкенә авылларга да барып җитәләр.

Газетада күңелемә ошаган тагын бер рубрика – ул “Район елъязмасы”. 70-80нче елларда район ничек яшәгән, колхозлар тормышы, хезмәт алдынгылары турындагы күзәтүдән, әйтерсең, без үткәнгә сәяхәт итәбез. Аны укыганда элек белән хәзерне чагыштырып та алам.

Шунысын да әйтим әле, редакция коллективы әбунәчеләрен дә сөендерә белә. Газетага язылу вакытында бүләкләр уйнатуларына афәрин! Дүрт-биш ел элек үзебез дә комод откан идек. Мондый бүләккә ничек сөенмисең инде!

Басма матбугат киләчәктә дә райондашларның көтеп алган киңәшчесе, якын дусты булсын дигән теләктә калам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев