Район җитәкчелеге Әгерҗедә чүп эшкәртү станциясен төзү буенча аңлатма бирде
Чит җирдән чүп китерелмәячәк
Әгерҗе шәһәрендә чүп-чар эшкәртү станциясен төзү турындагы хәбәргә шәһәр халкы, штык белән кабул итмәсәләр дә, сагаеп карады.
Аңлатып үтәбез, район территориясенә чит җирдән чүп-чар кайтарачаклар дигән сүз дөреслеккә туры килми! Монда бары тик райондагы калдыклар гына эшкәртеләчәк.
Икенчедән, станция эшчәнлеге экологиягә зыян китерәчәк дигән фикер шулай ук дөрес түгел! Билгеле булганча, инде хәзер үк каты көнкүреш калдыклары полигоны чүп белән тулган. Биредә күчереп төяү станциясендә пресс-компактор урнаштырылачак. Ул китерелә торган чүп-чарны нибары пресслый гына. Аннары соң шундый рәвештә ул чүп эшкәртү заводына җибәреләчәк. Әлеге завод безнең район территориясендә урнашмаган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев