Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Ейск шәһәрендә фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты

«Ейск шәһәрендә хәрби самолет һәлакәтендә кешеләр үлү турындагы хәбәр Татарстанны тетрәндерде..»

Ейск шәһәрендә һәлакәткә очраган самолет торак кварталга төшү сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады, дип яза "Татар-информ".

«Ейск шәһәрендә хәрби самолет һәлакәтендә кешеләр үлү турындагы хәбәр Татарстанны тетрәндерде. Фаҗига корбаннары арасында балалар булу аеруча аяныч. Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән иң кадерле һәм якын кешеләрен югалтучыларның кайгысын уртаклашам. Шулай ук бу фаҗигадә зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләвебезне җиткерүне сорыйбыз», диелә телеграммада.

Искәртик, кичә кич белән Ейскта торак йорт янына Су-34 хәрби самолеты төште. Һәлакәт очып киткәндә двигательләрнең берсенә ут кабу аркасында булган. Бүген иртән билгеле булганча, фаҗигадә 13 кеше үлгән, имгәнгән 19 кеше хастаханәдә ята.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев