Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сак булыгыз: күршеләрдә – кош гриппы

Әлеге авыруның безнең районга үтеп кермәве һәм таралмавы өчен нинди кагыйдәләрне үтәү мөһим?

Татарстан белән чиктәш Удмуртия Республикасында  – ике, Мари Илендә – дүрт, Киров өлкәсендә сигез урында кош гриппы чыганаклары ачыкланды. 

Әлеге авыруның безнең районга үтеп кермәве һәм таралмавы өчен нинди кагыйдәләрне үтәү мөһим? Бу хакта район ветеринария берләшмәсе начальнигы уранбасары Ирина СВЕТЛИШИНА сөйли:

–    Иң беренче чиратта, йорт кошларының һәм кыргый кошларның бәйләнешенә юл куймаска кирәк. Бу бигрәк тә су кошларына кагыла. Шулай ук йорт кошларын шәхси хуҗалык территориясе кысаларында гына йөртү мөһим. Алар өчен азык-төлекне яхшы ябыла торган савытларда саклагыз. 

Кош сатып алганда аның кайдан китерелүен белергә, эпизоотик иминлеген раслый торган ветеринария документлары барлыгына инанырга кирәк. Сатып алынган кош-кортны бер ай дәвамында аерым тотарга киңәш ителә. 

Кош-кортның күпләп үлү очраклары күзәтелгәндә кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез. Белешмәләр өчен телефон: 24613, 24642.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев