Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салкында машина кабынмаса нишләргә?

Тәҗрибәсез йөртүчеләргә күршедән ярдәм сорап, машинаны «прикуривать иттереп» карарга сорап була

Салкында машина кабынмаса, тәҗрибәсез йөртүчеләргә профессионалларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый очракта двигательне кабыза-кабыза артыгын кыланмау хәерле. Бу турыда автосервислар челтәренең техник тренеры Сергей Пономарев сөйләгән. РЕН ТВ шул хакта яза.

Тәҗрибәсез йөртүчеләргә күршедән ярдәм сорап, машинаны «прикуривать иттереп» карарга сорап була. Ләкин бу очракта да дөрес эш итү кагыйдәләре бар. Машина йөртүче стартерны 2-3 тапкыр кабызып карасын, кабынмаса, туктарга кирәк. Юкса, ягулык цилиндрга һәм майга керә. Аннары машинаны кабызу өчен процедуралар комплексы таләп ителәчәк инде.

Машинаны җылыта торган урынга эвакуатор белән илтергә кирәк. Аны трос белән тарттырып илтү өй янында булса гына рөхсәт ителә. Җылытылмаган машинада хәрәкәт иткәндә, трансмиссия һәм руль идарәсенең гидросистемасына техник сыеклыклар агып чыгуы ихтимал.

Тәҗрибәле автомобильче исә машинаны җайлы гына кабызып җибәрә ала. Ул свечаларны борып ала, киптерә, ягулык бирүне туктатып тора, цилиндрларга һава өрдерә, аккумулятор батареясын зарядкага куеп тора. Машинаны кабызып җибәрер алдыннан цилиндрларга бераз май да сала, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев