Сәүдә нокталарына рейдлар башланды
Яңа ел чараларында пиротехникадан дөрес файдаланмау аркасында тән җәрәхәтләре алу еш күзәтелә
9 январьга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Шул уңайдан Россия Гадәттән тыш эшләр миистрлыгының Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары ягыннан контроль көчәйтелде.
Яңа ел чараларында пиротехникадан дөрес файдаланмау аркасында тән җәрәхәтләре алу еш күзәтелә.
– Бәхеткә, безнең районда мондый очракларның булганы юк. Әмма узган ел республикада пиротехника чаралары куллану сәбәпле бер янгын чыкты, 5 кеше җәрәхәтләнде, шуларның берсе – бала, – дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин. – Яңа елга бизәүгә килгәндә, төзек иллюминациядән генә файдаланыгыз. Төнгә сүндерегез.
Бу көннәрдә инспекторлар пиротехник әйберләр сатылучы сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрнең үтәлешен тикшерү максаты белән рейдларга чыгалар.
– Көндез сәүдә нокталарын тикшерсәк, төнлә пиротехника ату ихтималы булган урыннарга чыгабыз, – ди Айрат Разакович. – Исегезгә төшерәбез: пиротехник әйберләрне махсус мәйданчыкларда гына куланырга ярый. Бездә алар – ипподром һәм шәһәрнең көнчыгыш өлешендәге буш мәйдан. Узган ел берничә зат штрафка тартылды. Шулай ук пиротехник әйберләрне инструкция буенча гына файдаланырга кирәклеген онытмагыз.
Янгынга каршы махсус режим кысаларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штраф күләме ике тапкырга арта. Гражданнар өчен штраф күләме – 10-20, вазифаи затларга – 30-60, юридик зат буларак теркәлмичә генә эшләүче предприятиеләр өчен – 60-80, юридик затларга 400-800 мең сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев