Сайлау оешкан төстә узды
Сайлаучылар активлык күрсәттеләр
17-19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына, җирле үзидарә органнарына сайлауларда район сайлаучылары активлык күрсәттеләр.
Әлеге көннәрдә сайлау участокларына 21349 (сайларга хокук булганнарның 88,4 проценты) әгерҗеле килде.
Район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында узган эшлекле чәршәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев сайлауларда актив гражданлык позициясе күрсәткән райондашларыбызга олы рәхмәтен җиткерде.
– Сайлауларны закон таләпләре нигезендә уздыруга зур тырышлык куйганнары өчен территориаль һәм участок сайлау комиссияләре җитәкчеләре һәм вәкилләренә, оешма-предприятие җитәкчеләренә, күзәтүчеләргә, “Роспотребнадзор” идарәсе, агрофирма һәм ветеринария берләшмәсе белгечләренә, полиция хезмәткәрләренә – аерым рәхмәтебез, – дип билгеләп үтте Азат Рөстәм улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев