Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Соңгы тәүлек хәбәрләре: ялган мәгълүмат өчен зур күләмдә штраф салына

Узган тәүлектә Әгерҗе районында коронавирус буенча район штабына үзизоляция режимы белән бәйле 14 мөрәҗәгать кабул ителгән. Азык-төлек һәм дарулар алып кайтуга кагылышлы11 шалтырату булган.

  • Роспотребнадзор карары буенча 58 кеше күзәтүдә тора. Коронавирус белән авыручылар саны үзгәрмәде, алар дүртәү: икесе – Әгерҗедә, икесе – Исәнбайда, – дип хәбәр итә штаб җитәкчесе Римма Гыйльметдинова. – Бүгенге көннән башлап Роспотребнадзорның үзизоляция режимын үтәүгә кагылышлы  карарлары Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына түгел, Россиянең башка субъектларыннан кайтучыларга да тапшырылачак.

Штаб районга башка төбәкләрдән кайтучы вахта ысулы белән эшләүчеләр саны артуы турында да хәбәр итә.

  • Вахтадан кайтучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, үзизоляциядә булуларын,  кайтулары турында 24638, 24639 номерлары буенча Роспотребнадзорга хәбәр итүләрен сорыйбыз, – дип өнди Римма Ринатовна.  
  • Тәүлек эчендә дежур бүлеккә 10 хәбәр кабул ителде. Шуның берсе зур суммада мошенниклык белән бәйле. ЮХИДИ тарафыннан 7 беркетмә төзелде. Территориягә югары әзерлек режимы кертелүгә кагылышлы кагыйдәләрне (РФнең административ хокук бозулар турындагы кодексы, 20.6.1нче маддә) үтәмәгән өчен 10 беркетмә төзелде. Тагын бер беркетмә фейк мәгълүмат урнаштырган өчен бер гражданинга төзелде, – дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.  – яңа кагыйдәләр буенча ялган мәгълүмат тараткан өчен зур күләмдә штрафлар салына. Шулай ук җинать җаваплылыгы да каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев